Мәктәп дәреслекләрен экспертизалау кагыйдәләре үзгәрде
Гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әдәбиятын экспертизалауның бердәм принциплары расланды.
Мәктәп дәреслекләрен һәм алар белән берлектә эшләнгән уку әсбапларын экспертизалау тәртибен регламентлаучы карар Россия Федерациясе Премьер-министры М.В. Мишустин тарафыннан имзаланды һәм билгеләнгән тәртиптә басылып чыкты.
Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелүче экспертизада рәсми рәвештә катнашачак. Дәреслекләрнең эчтәлеген һәм сыйфатын нәкъ менә ул бәяләячәк. Мәгариф министрлыгы үзенең норматив актларын яңа карарга туры китереп, бу эш өч ай эчендә башкарылырга тиеш.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Безнең телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/magarifgaile
Комментарийлар