Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп букчасын сайлау кагыйдәләре

Мәктәпкә букча сайлаганда, берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.

Шуларның берсе –  аның авырлыгы. Башлангыч сыйныфлар өчен ул 700 граммнан, ә урта һәм югары сыйныфлар өчен 1000 граммнан артмаска тиеш. Бу хакта  Россия кулланучылар күзәтчелегендә хәбәр иттеләр.

Белгечләр ассызыклаганча, эшләнмәдә яктылык чагылдыручы элементлар булырга тиеш – бу караңгы вакытта балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. 

Россия кулланучылар күзәтчелеге шулай ук рус телендә маркировка кирәклегенә игътибар иттеләр. Импорт товарлары өчен җитештерүче илне һәм латин әлифбасында юридик адресны күрсәтү рөхсәт ителә, шул ук вакытта маркировкада эшләнмәнең билгеләнеше, кулланучының яше һәм исеме турында белешмәләр булырга тиеш.

Балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия кайнар линиясе 4 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Телефон номерлары һәм консультация үзәкләренең адреслары территориаль органнар сайтларында бар, ә тәүлек буе 8 800 555 49 43 номеры буенча түләүсез мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ