Мәгариф турындагы законга үзгәреш кертелде
12 февраль көнне КФУның Николай Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышы узды.
Утырыш Казан (Идел буе) федераль университетының икътисади һәм стратегик үсеше мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сәфиуллин чыгышы белән башланып китте. Ул 2021–2030 елларда «Приоритет-2030» стратегик академия лидерлыгы программасы кысаларында КФУның үсеш Программасы, аның 2024 елда Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше турында сөйләде.
Марат Рәшит улы QS глобаль рейтингы буенча университетның Россия вузлары арасында 5 урында торуын билгеләп үтеп, уку йортының профильле юнәлешләр буенча да алгы сызыкта торуын ассызыклады. Федераль уку йортының республика социаль-икътисади үсешенә дә саллы гына өлеш кертүен әйтте. Бу максатта университетта берничә стратегик проектлар гамәлгә ашырыла. Сибур һәм Газпромнефть ихтыяҗлары өчен нефтехимия катализаторлары фабрикасы – шуларның берсе. Бүген әлеге максатта 15 төрле продукция җитештерелә. Шулай ук университет нәселдән килүче сирәк очрый торган авыруларны дәвалый торган геннар өчен препаратлар җитештерү максатында «Изварино Фарма» фармацевтик компаниясе белән килешү дә төзегән, башка өлкәләрдә дә казанышлары шактый. «Классик университет булуыбызга карамастан, 2024 елда без фәнни-табигый һәм инженер юнәлешләренә сизелерлек үзгәрешләр керттек. Бүген уку йортында 8790 студент инженерлык юнәлеше буенча белем ала. Аларның күбесе Яр Чаллыда, бу нисбәттә без КАМАЗ оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Шулай ук айти һәм математика, механика юнәлешенә үзгәрешләр кертергә ниятлибез. Бу юнәлештә яңа федераль проектлар гамәлгә ашырылачак, ул фундаменталь фәннәр буенча белем бирүче укытучыларның эшчәнлеге һәм аларның хезмәт хакы артуына юнәлдерелгән», – дип билгеләп үтте Марат Сәфиуллин. КФУ эшчәнлеге турында фикер алышканда катнашучылар милли кадрлар, башлыча, фәнни юнәлештә эшләүче филологларның җитмәвен билгеләп үттеләр. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов бу юнәлештә аспирантурага керүче студентларның аз булуына борчылуын белдереп, республикада гуманитар өлкәдә фәнни эшләр белән шөгыльләнүче белгечләргә кытлык булуын ассызыклады.
Утырыш барышында «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталары баш мөхәррирләре редакцияләрнең 2024 елда дәүләт йөкләмәләрен үтәү хакында сөйләде. Газеталарның тиражлары узган ел белән чагыштырганда шактый үскән. Мисал өчен, «Ватаным Татарстан»ның тиражы, 2024 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, 17,7 процентка артып, 9,5 мең данәне тәшкил иткән, «Республика Татарстан» газетасының тиражы 3,5 процентка артып, 8,5 меңгә күтәрелгән. 2024 елда «Ватаным Татарстан» газетасы сайтын 1,8 миллион кеше күзәтүе, 2023 елда бу сан 1,6 миллионны тәшкил итүен дә билгеләп үтте мөхәррирләр. «Республика Татарстан» газетасы исә «2024 елда Россиянең иң яхшы 10 газетасы» бәйгесендә «Иң яхшы веб-сайт» номинациясендә җиңү яулаган.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы «Мәгариф турында»гы законына үзгәрешләр кертелде. Хәзер муниципаль белем бирү оешмаларында спорт әзерлеге буенча өстәмә белем бирү программалары нигезендә балалар гына түгел, 18 яшьтән өлкәннәр дә укый алачак.
Фото РТ Дәүләт Советы рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар