«Күңел адреслары. Тукай» театраль экскурсия маршруты
5 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган «Күңел адреслары. Тукай» яңа театраль экскурсия маршруты башлана, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
«Проект шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле Казанның төп урыннарын, заманча театр сәнгатен, музей киңлекләрен һәм милли татар ашлары элементларын берләштерә», – диелә хәбәрдә.
Программада – Габдулла Тукай әдәби музее буйлап экскурсия, Тукайның яраткан ризыклары белән чәй эчү, шагыйрь йөргән урамнар буенча Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле буеның матур, тарихи урыннарына күзәтү ясау һәм Тинчурин театрында спектакль карау.
Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте





Комментарийлар