Логотип Магариф уку
Цитата:

Кошман мәктәбе укучылары «Бир бишне!» бәйгесендә җиңү яулады

Казан шәһәренең Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «Бир бишне!» икенче республика акселераторы финалистларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Кайбыч районының Кошман мәктәбе укучылары да бар, дип хәбәр итә «Кайбыч таңнары» газетасы.

«Бир бишне!» бәйгесе Татарстанның 41 районыннан 700дән артык укучы һәм 38 укытучыны җыйды. Меңләгән проект арасыннан иң яхшы 50 се сайланды һәм аларның авторлары бүләкләү тантанасына чакырылды. Финалга чыгып, әлеге чарада катнашучылар арасында информатика укытучысы Алмаз Җиһаншин җитәкчелегендәге Кошман мәктәбе укучылары Камилә СадриеваКамил Хикмәтуллин һәм Айзилә Закирова да бар.

«Сигезенче сыйныф укучысы Камилә Садриева инглиз телен өйрәнү буенча кушымта ясады. Ә тугызынчы сыйныфта  белем алучы Камил Хикмәтуллин астрашоп маркетплейсы аша цифрлы товарлар сатып алуны тиз һәм куркынычсыз оештыру буенча кушымта булдырды.. Аның классташы Айзилә Закирова бәйгедә 4-9 яшьлек балалар өчен пластилин белән эшләү буенча интерактив ярдәмлек белән катнашты, – дип билгеләп үтте педагог Алмаз Җиһаншин.

Фото: «Кайбыч таңнары» газетасы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ