КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары медиалабораторияда белем алачак
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында ТНВ телекомпаниясе белән берлектә медиалаборатория үз эшен башлап җибәрде.
Институт директоры Рәдиф Җамалетдинов яңа проектның әһәмиятен ассызыклап, «Безнең институтта 5 меңнән артык студент белем ала. Без, беренче чиратта, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, чит телләр һәм әдәбият өлкәсе белгечләрен әзерлибез. Әмма бүген радио һәм телевидение юнәлешләренә кызыксыну белдерүче студентларыбыз да бар», – диде ул.
Проект кысаларында 25 студентка атнага ике тапкыр дәресләр үткәреләчәк. Алар монтаж режиссура, продюсырлык эше, кадрда эшләү, ток-шоу әзерләү серләренә өйрәнәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».





Комментарийлар