Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУ мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра

Казан (Идел буе) федераль университеты 12 гыйнвардан 31 мартка кадәр мәктәп укучылары өчен «Лобачевский. Алгарыш» исемле фәнни тикшеренүләр конкурсын уздыра. Конкурста 4–11 сыйныф укучылары катнаша ала. Проект Тамбов өлкәсе «Электроприбор» заводы ярдәме белән гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Әлеге конкурс Н. И. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия фәнни конференциясенең (халыкара ) дәвамы булып тора. Аның төп максаты — укучыларда фәнгә карата кызыксыну уяту.

Катнашучылар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим итәчәк, аналитик һәм иҗади фикерләү сәләтләрен камилләштерәчәк, шулай ук заманча фәнни эш ысуллары белән танышачак.

Конкурс берничә этапта узачак. Сайлап алу этабы 12 гыйнвардан 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау этабы 27–29 мартка планлаштырылган: финалга чыккан укучылар үз проектларын КФУ мәйданчыгында яклаячак.

Конкурс җиңүчеләренә 2026/27 уку елында КФУга укырга кергәндә өстәмә 10 балл, ә призерларга — 8 балл исәпләнәчәк.

Конкурс кысаларында укытучылар өчен түгәрәк өстәл дә узачак. Ул 28 мартта үткәреләчәк һәм сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләренә, шулай ук әлеге өлкәдәге заманча инновацион практикаларга һәм технологияләргә багышланачак. Катнашучылар һөнәри тәҗрибә уртаклаша һәм талантлы балалар белән эшләүнең актуаль алымнарын фикер алышачак.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ