Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай вакыйгалар сериясе узачак

Бу атна дәвамында Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай вакыйгалар сериясе узачак. Шәһәр халкы иҗади мастер-классларга, коммуникатив уенга, гитарникка кушыла алачак, дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Иртәгә, 15 февральдә, «Лада» клубында декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класс узачак. Дәрестә катнашучылар үз куллары белән валентинкалар ясаячак. Теләүчеләрне 16:30 сәгатьтә Гаврилов урамы, 22 йорты адресы буенча көтәләр.

Җомга көнне, 14 февральдә, «Пазлы» клубында — көч таләп итә торган күнегүләрдән торган тренировка уздырылачак. Чара 10:00 сәгатьтә Җиңү проспекты, 62к2 адресы буенча башлана.

Шул ук көнне «Сандугач» клубында (Гагарин ур., 77б) «Беренче караш – танышырга» дигән коммуникатив уен планлаштырылган. Вакыйга 16:00 сәгатьтә башлана. 

15 февральдә сабын кайнату буенча мастер-класс оештырылачак. Биредә  катнашучылар йөрәк формасында хуш исле сабын ясый алачак. Дәрес 14:00 сәгатьтә «Энергетик» клубында (Гудованцев ур., 45а) башлана.

Атна мохитле гитара кичәсе белән тәмамланачак. Теләге булган һәркемне 19:00 сәгатьтә «Модуль» клубына Габишев ур., 14а адресы буенча чакыралар, дип хәбәр иттеләр «Үсмер» МБУ матбугат хезмәтендә.

Фото: Казан Мэриясе сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ