Тәслимә Низами иҗатташ дусларын бер мәйданга җыйды
Дәрвишләр бистәсенең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә һәм үзешчән композитор Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе узды.
Дәрвишләр бистәсенең Сәет Галиев исемендәге мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә һәм үзешчән композитор Тәслимә Низаминың иҗат кичәсе узды.
Туган көнен иҗатташ дуслары, якташлары, замандашлары һәм якыннары белән бергә билгеләп үткән Тәслимә Низами бу кичтә сәхнәгә генә түгел, үзенең күңеленә дә ишек ачты. Кичә барышында аның шигырьләре яңгырады, җырлары башкарылды, тормышы һәм иҗаты белән бәйле истәлекләр уртаклашылды. Чараны Динә һәм Рафаэль Латыповлар алып барды.
Бу кичтә сәхнә белән тамашачы арасында бернинди чик калмады диярлек. Айгөл Бариева, Габделфәт Сафин, Элвин Грей, Алинә Шәрибҗанова, Асылъяр һәм башка танылган артистлар Тәслимә Низаминың җырларын башкарды, шигырьләрен яңгыратты. Залда утыручылар да җырларга кушылып, кичәгә үз җылысын өстәде.
Тәслимә Низами – Саба районының Туктар авылында туып-үскән кыз. Ул 1956 елның 23 августында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Үзенең балачагы турында сөйләгәндә, Тәслимә ханым гади авыл кызы булып калуын аеруча җылылык белән искә алды.
– Лауреат исемнәрен дә күп бирделәр, атказанган исемен дә алдым, шулай да авыл баласы булып калам, – диде ул.
Тормыш юлында күп нәрсәне үз тырышлыгы белән яулаган Тәслимә Низами кечкенәдән иҗатка тартыла. Мәртен мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда шигырьләр яза башлый. Аның тәүге иҗат җимешләре «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Соңрак шигърият белән бергә музыка дөньясына да ныклап кереп, үзлегеннән гармунда уйнарга, көйләр чыгарырга өйрәнә.
Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлагач, ул озак еллар төрле вакытлы матбугат басмаларында хезмәт куя. «Байрак», «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» басмаларында аның язмалары дөнья күрә.
2008 елда Тәслимә Низамига Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә. 2010 елда «Җанымнан моң агыла» исемле җырлар һәм шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аның җырларына бүгенге көнгә кадәр дистәләгән клип төшерелгән.
Тәслимә Низаминың иҗаты халыкчанлыгы, ихласлыгы һәм җылылыгы белән аерылып тора. Аның әсәрләрендә мәхәббәт, туган як, әниләр, гаилә, туганнар турындагы хисләр аеруча зур урын алып тора.
Тәслимә Низаминың җырларын төрле буын артистлары башкаруы да аның иҗатының халык күңеленә якын булуын күрсәтә. Үзенең җырларын ул үзе дә башкара.
Иҗатташлары Тәслимә Низаминың тыйнак, шул ук вакытта нык ихтыярлы, тырыш һәм ярдәмчел кеше булуын билгеләп үтте. Ул күп тапкырлар җыр бәйгеләрендә югары бүләкләргә, Гран-прига лаек булган.
Кичәнең иң тәэсирле мизгелләренең берсе Тәслимә Низаминың тормыш иптәше, балалары һәм оныкларының сәхнәгә чыгып, бер-бер артлы аны кочаклап тәбрикләүләре булгандыр мөгаен. Бәйрәмне оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе – кызы Гөлнар Шәрәфетдинова Биектау районы Усад авыл мәктәбендә директор урынбасары булып эшли.
– Әни – дөньядагы иң яхшы кеше. Кем генә мөрәҗәгать итсә дә, ярдәм итәргә әзер, – дип сөйләде ул.
Тәслимә Низами – дүрт бала анасы. Гаиләсе өчен дә, иҗаты өчен дә вакыт табып, һәр эшне җиренә җиткерергә тырышкан. Балаларына татар теленә, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләгән. Гаиләдәге җылылык, үзара хөрмәт һәм татулык аның тормышындагы иң зур байлыкларның берсе булган.
Иҗат кичәсендә дә Тәслимә Низами турында сүз барганда, аның җырлары гына түгел, кеше буларак асылы – дуслыкка тугрылыгы, ярдәмчеллеге, тормышка мәхәббәте турында да күп җылы сүзләр яңгырады.
«Бәхетле мин, дусларым күп!» – ди ул үзе дә.
Әлеге кичә шул сүзләрнең чын мәгънәсен тагын бер кат раслады. Тәслимә Низаминың иҗаты – аның күңел авазы булса, аның тирәсенә җыелган дуслары, якыннары һәм тамашачысы – шул моңның иң кадерле дәвамы.
Кичә җыр-моң, җылы хатирәләр һәм ихлас теләкләр белән үрелеп барды. Ә сәхнәдән яңгыраган җырлар Тәслимә Низаминың иҗатының бүген дә халык күңелендә яшәвен күрсәтте.





Комментарийлар