Казанның 115 мәктәбе заманча цифрлы җайланмалар белән җиһазландырылачак
Җиһазландыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында башкарыла.
Яңа уку елына Казанның 115 мәктәбендә заманча укыту чаралары урнаштырылачак. Алар арасында – интерактив такталар, ноутбуклар, планшетлар, проекторлар, шулай ук лаборатор җиһазлар. Җиһазландыру «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте, дип яза шәһәр мэриясе.
Моннан тыш, быел милли проект кысаларында Совет районының «Җәй» торак комплексында заманча мәктәп төзелеше тәмамланды. 1 сентябрьдә 1224 укучыга исәпләнгән мәгариф учреждениесе беренче укучылар өчен үз ишекләрен ача.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар