Казанлылар музейга тарихи әйберләр тапшыра ала
Борынгы әйберләрне 1 апрельдән 4 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Киләсе атнада ТР Милли музеенда «Бүләкләр көне» акциясе старт ала. Ул 5 апрельдә узачак оешманың 130 еллык юбилеена багышланган.
Шәһәр халкы музейга антиквариат (сәгатьләр, статуэткалар, фарфор, шәмдәлләр), XVIII-XIX гасыр җиһазларын, инкыйлабка кадәрге фотосурәтләрне, этнографик предметларны, шулай ук хәрби тема белән бәйле әйберләрне (МХО, Сирия, Чечня, Әфганстан, Бөек Ватан, Гражданнар, Беренче бөтендөнья сугышлары) тапшыра ала. Экспонатларны кабул итү документаль рәвештә рәсмиләштерелә, шуңа күрә кунакларга үзләре белән паспорт алырга кирәк.
Көн саен, 1 апрельдән 4 апрельгә кадәр, 10:00 нан 17:00 гә кадәр, Казан халкын ТР Милли музеенда (Кремль ур., 2) көтәләр. Өстәмә мәгълүмат алу өчен +7(843)292-85-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: музей матбугат хезмәте
Комментарийлар