Казанлылар яңа балалар бакчасына исем сайлаячак
Казанлылар Идел буе районындагы 33 нче хәрби шәһәрчегендә төзелеп килүче балалар бакчасына иң яхшы исем конкурсында катнаша ала, дип хәбәр итә шәһәрнең мәгариф идарәсе. Яңа уку елында мәктәпкәчә учреждение үз ишекләрен ачачак.
Балалар бакчасы исеменең вариантын шәһәрлеләр сылтама буенча җибәрә ала.
Балалар бакчасы экологик юнәлешкә караячак. Бина агач элементлары, урман минималистик рәсемнәре белән бизәләчәк. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен 12 төркемгә исәпләнгән мәктәпкәчә учреждение территориясендә иҗади остаханәләр һәм экологик сукмак оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар