Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Үз телем» конкурсы старт ала

Гомуми приз фонды – 2 000 000 сум!

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесе старт алды. Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче бәйгедә Казандә яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлар телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар тәкъдим итәргә кирәк була.

«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (ФИО, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку/эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак. Иң яхшы идея авторлары проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар отачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. Конкурсның шартлары һәм нигезләмәсе белән https://vk.com/millikznru сылтама аша таныша аласыз.

Исегезгә төшерәбез, «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырылып, быелларда да уңышлы дәвам итә.  Узган елгы конкурста барлыгы 6 проект авторы җиңү яулаган. Бу хакта биредән укый аласыз.

Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ