Казанда Ураза гаете: программа
Якшәмбе көнне, 30 мартта, Казанда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә чаралары узачак. Шәһәр мәчетләрендә халыкны конкурслар, викториналар, спорт ярышлары, милли уеннар, тәмле сый-хөрмәт, шулай ук мәдәни программа көтә.
Быел «Рамазан Фест» өч мәйданчыкта узачак. Г.Камал исемендәге иске театр мәйданында Татарстан артистлары чыгыш ясаячак төп сәхнә урнаштырылачак. Кабан күле яр буенда “Хәләл Ачык базар” узачак.
Каюм Насыйри урамында кызыклы программа һәм куелышлар белән балалар сәхнәсе эшләячәк. Биредә мастер-класслар оештырылачак, ә аниматорлар бәйрәм мохите тудырырга ярдәм итәчәк.
«Иман нуры» мәчетендә дәресләргә йөрүче балалар өчен “Коръән бәйрәме” программасы оештырылачак. Катнашучылар Коръәннән теләсә нинди сүрәне укып, бүләк ала алачак. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, чарада 70кә якын бала катнашачак.
«Рамазан Фест» фестивале үз эшен 13:00 сәгатьтә башлаячак.
Бәйрәм чаралары шәһәр мәчетләрендә дә узачак. “Әхмәдзәки” мәчетендә 13:00 сәгатьтән башлап кунакларны саф һавада уеннар, мастер-класслар, викторина, аттракционнар һәм сый-хөрмәт белән ярминкә көтә.
“Гаилә” мәчетендә гаилә бәйрәме 11:00 сәгатьтә башлана. Программада – мастер-класслар, аттракционнар, викториналар, сый-хөрмәт һәм башка күңел ачулар.
Ураза гаетен бәйрәм итүгә Апанай мәчете территориясендә дә кушылырга мөмкин, анда чара 12:00 сәгатькә планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар