Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Укытучы йорты» ачыла

Казанда яңа уку елы башында «Укытучы йорты» ачыла. Биредә укытучылар, тәрбиячеләр һәм өстәмә белем бирү педагоглары өчен төрле чаралар уздыру, яңа алымнар турында фикер алышу һәм һөнәри осталыкны үстерү мөмкинлеге булдырылачак.

«Укытучы йорты»нда эш дүрт төп юнәлешне үз эченә алачак. Алар арасында педагогларның лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән үзәк, тәҗрибә һәм белем белән уртаклашу өчен педагогик остаханә, мәгариф өлкәсендәге тикшеренүләр белән шөгыльләнүче үзәк һәм кадрлар белән эшләү юнәлеше бар. Моннан тыш, бина педагогларның аралашуы һәм ял итүе өчен дә уңайлы итеп җиһазландырылган.

Казан мэры Илсур Метшин яңа мәйданның шәһәрдәге барлык педагоглар өчен ачык булачагын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, «Укытучы йорты»нда мәктәп укытучылары белән беррәттән балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагогик хезмәт ветераннары да җыела алачак.

Яңа «Укытучы йорты»нда конференцияләр залы, иҗади лабораторияләр, үзгәртеп корырга мөмкин булган актлар залы, рекрутинг үзәге, студияләр һәм эш урыннары булдырылган. Бинаның барлык мәйданнары заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Фото: шәһәр мэриясе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ