Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда традицион татар тукучылыгына багышланган күргәзмә ачыла

11 июньдә Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда традицион татар кул тукучылыгына багышланган күргәзмә ачылачак, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Экспозициядә Гөлшат Нугайбәкованың 20 елдан артык җыйган коллекциясеннән уникаль үрнәкләр тәкъдим ителәчәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Күргәзмә кунаклары өйне бизәү өчен тукыма эшләнмәләр: ашъяулыклар, келәмнәр, паласлар, пәрдәләр, сөлгеләр белән танышачак. 

Күргәзмә тукыма җитештерү процессын ачык чагылдыра – үсемлек җепселеннән алып әзер эшләнмәгә кадәр, шулай ук бизәкле тукучылыкның күпгасырлык традициясе турында сөйли. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ