Казанда татар теленнән халыкара олипиада старт алды
14 апрель көнне Казанда татар теленнән халыкара олипиада старт алды.
Олимпиадада Татарстанның 38 районыннан, Россиянең 27 төбәгеннән һәм 4 чит илдән 450 укучы һәм 50 студент катнаша.
Ачылыш К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрында узды.
Россиянең 28 төбәгеннән һәм 4 чит ил командасыннан (Казахстан, Төркия, Кыргызстан, Азәрбайҗан) 500дән артык татар теле белгече традицион олимпиадада катнаша.
Катнашучылар тел белеме буенча көч сынашачак, язма һәм телдән сөйләм осталыкларын күрсәтәчәк, татар халкының милли үзенчәлеге, мәдәнияте һәм тарихына багышланган тикшеренү проектларын тәкъдим итәчәк.
Конкурс өч этаптан тора: язма лингвистик тестлар һәм биремнәр, сөйләм осталыгын һәм чиста сөйләмне бәяләүче телдән конкурс, һәм татар халкы белән бәйле темаларга фәнни проектларны тәкъдим итү.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 17 апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар