Логотип Магариф уку
Цитата:

КАЗАНДА «СӨЕМБИКӘ ЭНЕЛӘРЕ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕ» БӘЙГЕСЕ УЗДЫ

Узган шимбә «Гаилә» мәчетендә ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесе үтте. Чара балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белү дәрәҗәсен ачыклау, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре буенча белемнәрен арттыру, милли тарихыбызны өйрәнергә чакыруга юнәлтелгән. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръәнхафизлар үзәге ярдәме белән уздырылды.

Чара «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның чыгышы белән башланып китте. 1997 елда танылган татар журналисты, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина инициативасы белән башлангыч алган әлеге бәйге «Гаилә» мәчетендә җиденче тапкыр үткәрелә. «Соңгы елларда бәйге уздырылмады, ләкин без ул дәвамлы булырга тиеш дигән карарга килдек, балаларыбыз динебез нигезләрен, тарихыбызны белеп үссеннәр иде», ‒ диде Рөстәм Хәйруллин, катнашучыларны бәйрәм белән котлап. Бәйгене оештырырга ярдәм иткән Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрданов һәм Коръәнхафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит Фәизов та аның рухи һәм тарихи кыйммәтен билгеләп үттеләр. Мәртәбәле кунаклар арасында танылган галим Хатыйп Миңнегулов, Бөтендөнья татар Конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, танылган журналист Вәсилә Рәхимова да бар иде.

ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесенә катнашучылар Казанның «Шамил» мәдрәсәсе, «Бишбалта», «Ал таң», «Казан нуры», «Гаилә», «Әхмәтзәки», «Зәңгәр», «Тәүфыйк», «Өметлеләр» мәчетләре, «Белем нуры» балалар бакчасы, Лаеш районының Усад авылы «Ихлас» мәчете, Нагорный бистәсенең «Иман нуры» мәчете, «Госмания» мәктәбе, Осиново бистәсе мәчете, Биектауның «Бердәмлек» мәчете, Яшел Үзәннең «Гөлбакча» балалар бакчасы һәм «Тынычлык» мәчетеннән, шулай ук Самара өлкәсенең Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары имам-мөхтәсибе Габдулла Мөхәммәд Кәрим әфәнде җитәкчелегендә Иске Ярмәк авылыннан да килгәннәр иде. Барлыгы йөздән артык катнашучы 3–6, 7–10, 11–14, 15–18 яшь категорияләрендә дин, тарих һәм милли йолалар буенча белемнәрен сынадылар. Аларга 264 сорау әзерләнгән иде.

Бәйге җиңүчеләренә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар арасында урыннар гына билгеләнеп калмыйча, алар Кол Гали, Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәезханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави кебек дин галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре исемнәренә бәйле номинацияләрдә бүләкләнде. Чарада катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәгълүмат һәм фотолар «Гаилә» мәчетенең матбугат үзәгеннән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ