Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда “Милләт Җыены” чарасы узачак

26–28 августта татар конгрессының 2025 елга эш планы нигезендә Казанда “Милләт Җыены” чарасы узачак. Аның шигаре – “Татарстан – рухи Ватаным”.

Чараның максаты – Бөтендөнья татар конгрессының ике корылтае арасында көнүзәк агымдагы мәсьәләләрне хәл итү һәм хәзерге заман шартларында татар милләте үсешенең хәлиткеч юнәлешләрен билгеләү.

2025 елда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында,  Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов катнашында уздырыла торган әлеге чара татар дөньясы башкаласы Казанда бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының 1 мең күренекле вәкилен үзенә җыячак.

Быелгы «Милләт Җыены» үзенчәлеге булып яңа форматта оештырылуы тора. Чара кысаларында бер үк вакытта VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыены узачак.

Программада – Бөтендөнья татар конгрессының 33 еллыгына багышланган фото-күргәзмә белән танышу, Тантаналы ачылыш, «Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы (Б. Рәмиев исемендәге IT-park), Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына сәяхәт (VII Бөтендөнья татар хатын- кызлары форумы делегатлары өчен), Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районына сәяхәт (Бөтенроссия татар Туган якны өйрәнүчеләр җыенында катнашучылар өчен), Татарстан Республикасы Арча муниципаль районына сәяхәт (чакырылган кунаклар өчен) бару, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында «Милләт Җыены»ның йомгаклау пленар утырышы.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ