Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Җиңү парады үтте

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган парад башкаланың Меңъеллык мәйданында узды. Иртәнге унда башланган чарага йөзләгән кеше Казан Кирмәне тирәсенә җыелды, чарада алма төшәрлек тә урын юк иде.

Бәйрәм программасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның МәскәүнеңКызыл мәйданнан котлавы белән башланды.

Бер минут тынлык һәм Россия гимныннан соң,Меңъеллык мәйданындагы чаралар дәвам итте. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында:  «9 Май – илебезнең иң төп бәйрәме, күп милләтле халыкның триумф көне һәм бердәмлекнең төп символы. Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне. Бүген фронтта һәлак булган һәркемне искә алабыз. Озак 4 ел эчендә сугыш һәр совет гаиләсе язмышындамәңге җуелмас эз калдырды. Республикаданфронтка 700 мең кеше китеп, яртысы кирекайтмаган», – диде һәм республика халкын бәйрәм белән котлады.

Чара Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары һәм курсантлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Юнармия вәкилләре һәм суворовчылар, югары уку йортларының хәрби кафедралары студентлары, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучы укучылары, сугыш чоры һәм бүгенге заман техникасы парады белән дәвам итте. Мәйданга хәтта данлыклы «Т-34-85» һәм «ИС-3» танклары чыкты.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ