Казанда БиЮ дискотекасы узачак
Чара 13 сентябрьдә ТР Милли китапханәсендә 15:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче тапкыр дискотека мини-фестиваль форматында узачак.
15:00 дән 17:00 гә кадәр Милли китапханә террасасында балалар өчен төрле форматтагы күңел ачу зонасы: крафт уеннары, ярышлар, шарлы бассейн. Психологлар белән ике очрашу узачак:
● 15:00 дән 16:00 гә кадәр кризис хәлләре һәм бала белән катлаулы темаларга (үлем, аерылышу, буллинг һәм башкалар) ничек сөйләшергә кирәклеге турында сөйләячәкләр;
● 16:00 дән 17:00 гә кадәр баланы яңа коллективта (мәктәптә, бакчада) адаптацияләү һәм төрле темпераментлы балаларны укыту үзенчәлекләре темасына кагылачак.
17:00 дән 19:00 гә кадәр иҗади зона эшләячәк.
Чарада катнашу бушлай. Теркәлү кирәк.
Комментарийлар