Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадасында үзләрен күрсәтте

Яшь казанлылар Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Алар дөньякүләм сәнгать мәдәнияте һәм астрономия буенча интеллектуаль ярышларда урыннар яулады, дип хәбәр иттеләр шәһәр мәгариф идарәсендә.

Дөньякүләм сәнгать мәдәнияте буенча олимпиаданың финал этабында 295 укучы катнашты. Әлеге укучылар яхшы күрсәткечләргә иреште: 122 нче гимназиядән  Алия Сәмитова һәм Зәринә Мәрданова, 131 нче лицейдан Яна Пьянова, 39 нчы мәктәптән Розалина Зиатдинова, Лобачевский ис. лицейдан Асель Гыйльманова һәм 189 нчы гимназиядән Мәрьям Идрисова.

122 нче гимназия укучылары Суфия Заһидуллина, 39 нчы мәктәпттән Лиана Маслова, 131 нче лицейдан Надежда Костенко һәм 7 нче гимназиядән Камилла Сафиуллина призлы урыннар алган.

Астрономия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан бердәнбер вәкил булып 2 нче лицей-интернат укучысы Хәким Хәмитов танылды. Ул призлы урын яулады. Финалда бөтен илдән 292 укучы катнашкан.

Фото: Денис Гордийко

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ