Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Мэриясе татар теле курсларын дәвам итә

24 мартта Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырылып килүче чираттагы бушлай татар теле курсына старт бирелә. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.

Татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Башлангычлар һәм дәвам итүчеләр төркеме атнасына бер тапкыр 2 сәгать Казан шәһәре Башкарма комитетында шөгыльләнәчәк.

Әлеге төркемнәрне «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының призеры, шул ук бәйгедә регион этабында җиңүче, “Казан шәһәренең ел укытучысы - 2024” конкурсы призеры, “Иделем Акчарлагы - 2018” яшь язучылар бәйгесенең “Поэзия” номинациясендә Гран-При иясе Ләйлә Гарифҗанова укытачак.

Татар теле курсы алты атна дәвам итәчәк. Ул тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт.

Узган ел татар телен өйрәтү буенча 8 курс оештырылды. Үткән курсларның иң яхшы укучыларына Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Язгы курсларда да алдынгы укучылар билгеләнәчәк.

Курска язылырга теләүчеләр өчен сылтама

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ