Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсына гаризалар кабул ителә

Бөтен Россиядән педагогларны Казан мәгариф системасының идарәче кадрлар резервы конкурсында катнашырга чакыралар. Мәктәпләр, балалар бакчаларын, шулай ук өстәмә белем бирү учреждениеләрен җитәкләргә теләүче кандидатлар гариза бирә ала.

– Казан мәгарифе укучыларыбызның олимпиадалардагы уңышлары һәм БДИ баллары буенча бүген югары позициядә тора. Бу очраклы уңыш түгел –  дистә еллар дәвамында алып барган системалы эш нәтиҗәсе, – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Беренче этапта барлык кирәкле документларны конкурс комиссиясенә тапшырырга кирәк. Аларның исемлеге мәгариф идарәсе битендә  бастырылган. Документларның төп нөсхәләрен кандидатлардан шәхсән кабул итү 13, 14, 17 һәм 18 февральдә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр район мәгариф бүлекләрендә һәм шәһәрнең мәгариф идарәсендә түбәндәге адрес буенча дәвам итәчәк: Большая Красная ур., 1.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ