«Казан Квиз» интеллектуаль уены узачак
Уен берничә этаптан тора.
23 апрель 18:00 сәгатьтә максаты – яшь буында татар теленә, мәдәниятенә һәм фәненә мәхәббәт уяту булган «Казан Квиз» интеллектуаль уены узачак. Биредә 3-6 кешедән торган командалар татар мәдәниятенә, теленә, тарихына, шәхесләренә кагылышлы сорауларга җавап биреп, бер-берсе белән ярышачак.
Яшь чикләве: 14+
Квиз Г.Тукай музеенда оештыралачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк
Фото: TATFORUM телеграм-каналы
Комментарийлар