Казан юнармиячеләре «Ворошилов укчысы» Бөтенроссия фестивалендә Татарстан данын яклый
2025 елның 13 октябреннән 26 октябренә кадәр «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә (Анапа курорт-шәһәре, Сукко авылы) «Ворошилов укчысы» Бөтенроссия фестиваленең финал этабы уза. Чараны ДОСААФ Россия оешмасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрә.
Финалда илнең төрле төбәкләреннән 14–15 яшьлек иң яхшы мәктәп укучылары — төбәк сайлап алу этаплары җиңүчеләре — катнаша. Һәр команданы бер егет һәм бер кыз тәкъдим итә. Татарстан Республикасы данын Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Рус-татар урта гомуми белем мәктәбе № 161» юнармиячеләре Станислав Клянин һәм Аделина Ильина яклый.
Фестиваль программасы:
• пневматик мылтыктан ату буенча шәхси-команда ярышлары;
• граната ыргыту һәм көч сынашулар;
• агитбригада иҗади конкурсы.
Казан юнармиячеләре өчен әлеге сәфәр — үзләрен Бөтенроссия дәрәҗәсендә күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге.
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия хәрби-патриотик җәмәгать хәрәкәте «Юнармия»нең программалары һәм чаралары «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар