Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан яшьләре театр серләренә төшенәчәк

Казанның үсмерләр клубларында һәм яшьләр үзәкләрендә бу атнада берничә бушлай дәрес узачак. Бөтендөнья театр көне алдыннан балалар өчен этюдлар ясау һәм актерлык осталыгы буенча мастер-класслар оештырыла.

Мәсәлән, 25 мартта «Иволга» клубында (Р.Зорге ур., 72) балалар һәм үсмерләр натюрморт ясауга кушыла алачак. Рәсемле коллаж буенча мастер-класс 15:00 сәгатькә планлаштырылган. Шул ук вакытта «Арабеска» клубында (Сафиуллина ур., 50) әдәби кичә оештырыла. Катнашу өчен телефон аша теркәлергә кирәк: +7(927)030-10-19.

Сәламәтлеге чикле балаларны 26 мартта 17:00 сәгатьтә әти-әниләре белән бергә «Старт» клубына (Җиңү проспекты, 53) картоннан күләмле кул эшләре ясау буенча мастер-класска чакыралар. Шул ук вакытта «Бриз» клубында (Чуйков ур., 27) җепләрдән, энҗеләрдән һәм страздан дивар өчен төшләр тотучы ясау буенча дәрес үткәреләчәк. Телефон буенча теркәлү: +7(927)418-45-73.

Бөтендөнья театр көне алдыннан «Витамин» клубында (Державин ур., 3 корпус, 3) үз этюдларыңны ясау һәм осталык нигезләре турында сөйләячәк дәрес үткәреләчәк. Башлану сәгате – 18:00, телефон буенча теркәлү: +7(987)270-47-14.

Актерлык осталыгы мәктәбеннән дәрес «Импульс» клубында (Арсланов ур., 11) 27 мартта узачак. Кушылу өчен телефон буенча теркәлергә кирәк: +7(987)288-08-10. Башлану сәгате – 15:00. Шул ук көнне балалар «Сандугач» клубында (Гагарин ур., 77б) шәмнәрне бизәү буенча мастер-класска бара алачак. Башлану сәгате – 17:00, дип хәбәр иттеләр «Үсмер» МБУда.

Балалар һәм үсмерләр 28 мартта «Авангард» клубында (Ломжинская ур., 15) пастель белән пейзаж ясый алачак. Башлану сәгате – 15:00, телефон буенча теркәлү: +7(987)209-12-74. Шул ук вакытта «Яшьлек» клубында (Годовиков ур., 16) уен форматында актерлык осталыгы буенча дәрес үткәреләчәк.

Фото: Марат Мугинов

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ