Казан гимназиясендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды
Казанның Яңа Савин районындагы «Ачыш» 107 нче гимназиясендә БРИКС+ илләре яшүсмерләр китапханәсе ачылды. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
Яңа китапханә фондын БРИКС яшүсмерләр фестиваленең 13 илдән катнашучылары алып килгән дөньяның төрле телләрендәге китаплар тәшкил итте. Моннан тыш, гомуми белем бирү учреждениесе базасында БРИКС почтасы ачылды. Аның аша укучылар открыткалар белән алмаша алачак.
Укучыларга шулай ук мәктәп буенча экскурсия үткәрделәр. Аларга Россия мәгариф системасы, шул исәптән мәктәпләрдәге фәнни, спорт һәм иҗади юнәлешләр турында сөйләделәр. Спорт залларында яшүсмерләр баскетбол уйнадылар, соңыннан милли күңел ачуларда катнаштылар, квиз үттеләр һәм хәтта тел мастер-классында татар сүзләрен өйрәнделәр.
БРИКС илләренең яшүсмерләр фестивале Казанда 20–28 сентябрьдә уза.
Фото: Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
Комментарийлар