Каюм истәлегенә
Февраль – күренекле шәхесләребезне мулдан биргән ай ул. Каюм Насыйри әнә шундый олуг шәхесләребездән.
Мәгърифәтченең туган көнен – тууына 200 ел тулуны бик зурлап билгеләп үтте җәмәгатьчелек. Туган көнендә иртән каберен зиярәт кылдылар, 80 нче мәктәптә Каюм Насыйрига багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Очрашулар Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музей-йортында дәвам итте. Каюм Насыйри үгет-нәсыйхәтләренә нигезләнгән “Китап әт-тәрбия” (Татар балалар нәшрияты) китапбы тәкъдим ителде, истәлекле көмеш тәңкә белән танышу да мөмкин булды.Әлеге тәңкә “Россиянең күренекле шәхесләре” сериясендә 3 мең данә белән чыккан, аңа Каюм Насыйри портреты сурәтләнгән.
“Каюм Насыйри зур эшләре белән киләчәк өчен милләтне таныткан, кыңкырлы эш белән шөгыльләнгән. Милләтнең йөзек кашы булырдай шушы шәхесе аша без татар халкының кем икәнен ачарга тиеш”, – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Рәисе Марат Әхмәтов.
Чарада Каюм Насыйри исемендәге I республикакүләм туган якны өйрәнүчеләр бәйгесе җиңүчеләрен дә тәбрикләделәр.
«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль санында Каюм Насыйриның туган җире хакында кызыклы гына язма әзерләгән идек. Аны сылтама аша укый аласыз.
Комментарийлар