Югары уку йортларында кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2026 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларында кабул итү кампаниясе үзенчәлекләре турында» дигән темага брифинг узды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, шулай ук республиканың әйдәп баручы югары уку йортлары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаша.
Илебез уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланды. Бүген Татарстанда 45 вуз, шул исәптән 28 дәүләт уку йорты, югары белем бирү программалары буенча укучыларны кабул итәргә әзер, диде Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.
Абитуриент БДИ нәтиҗәләре буенча үзенә кайсы вузның белем бирү программасы туры килүен Дәүләт хезмәтләре порталында «Вузны сайлау» («Подбор вуза») сервисы аша белә ала.





Комментарийлар