Югары уку йортларына керү өчен БДИның минималь баллары артты
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026/2027 уку елына ведомство буйсынуындагы югары уку йортларына керү өчен БДИның яңа минималь чикләрен раслады.
Карар 2025/2026 елгы кабул итү кампаниясен анализлау нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Шул ук вакытта үзгәрешләр абитуриентларның бер процентына гына кагылачак.
Яңартылган таләпләр буенча, рус теле һәм профильле математикадан минималь балл – 40, физикадан – 41, җәмгыять белеменнән – 45, тарихтан – 40, информатикадан – 46, чит телдән – 40, әдәбияттан – 40, ә биология, химия һәм географиядән шулай ук 40 балл тәшкил итәчәк.
Фото: нейрочелтәр
Комментарийлар