Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары белемнең яңа моделенә күчү 2026–2027 елларда башланачак

РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков югары белемнең яңа моделенә күчү сроклары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, реформаны тулы күләмдә гамәлгә ашыру ике елдан – 2026–2027 елларда башланачак. Бу хакта ул РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итте.

Югары белем реформасы Россия Президентының милли мәгариф системасын камилләштерү турындагы Указы кысаларында үткәрелә. 2023 елның маенда илнең алты алдынгы университеты: Мәскәү авиация институты, МИСиС фән һәм технологияләр университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Балтыйк федераль университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты катнашында пилот проекты эшләтеп җибәрелде.

Сынау (пилот) проекты кысаларында студентлар база югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем алалар. Шулай ук аспирантура фәнни-педагогик һәм фәнни-тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем бирүнең аерым төренә бүленде.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ