Иртәгә Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары математикадан БДИ тапшырачак
27 май 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән БДИ (профиль һәм база дәрәҗәләре) тапшыра.
Аттестат алу өчен минималь баллар:
Профиль дәрәҗәсендәге математикадан минималь балл 27 не тәшкил итә, база дәрәҗәсендәге математикадан «3»ле алу кирәк.
Профиль дәрәҗәсендәге математикадан имтиханны 8577 чыгарылыш сыйныф укучысы, база дәрәҗәсендәге математикадан 6555 чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән 248 сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы тапшырачак.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар