«Иң яхшы хат дәресе» бәйге старт алды
«Иң яхшы хат дәресе» почта бәйгесе башланды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган. Бу хакта «Россия почтасы» АҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә мәктәп укучылары, көллият студентлары, кадет корпуслары, Суворов училищесы студентлары, Татарстанның сәнгать студияләре һәм вузлары студентлары, шулай ук педагоглар һәм балалар иҗат берләшмәләре җитәкчеләре катнаша ала.
Катнашучыларга, номинацияләрнең берсен сайлап, хат формасында инша язарга кирәк. Алар арасында – «Шундый һөнәр бар – Ватанны якларга», «Минем гаиләмнең тарихы һәм легендалары», «Василий Теркинга хат», «Мин почта хезмәткәрләре династиясеннән», «Бәхетле гаилә рецептлары», «Укытучы! Синең исемең каршында...», «Онытылмый торган хатлар». Шулай ук хатлар дәресе үткәрүнең методик эшләнмәсен тәкъдим итәчәк педагоглардан гаризалар аерым кабул ителәчәк.
Әсәрләр 2025 елның 15 августка кадәр кабул ителәчәк. Нәтиҗәләрне октябрьдә игълан итәчәкләр. Эшләр теманы стандарт булмаган ысул белән хәл итү, хатны төзү логикасы, эмоциональлек һәм язу кагыйдәләрен үтәү критерийлары буенча бәяләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Гаризаны konkurs@russianpost.ru электрон почтасына яки басма рәвештә түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 125252, Мәскәү, 3 нче Песчаная урамы, 2а.
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар