Илсур Һадиуллинның Халыкара туган тел көне белән котлавы
Кадерле дуслар!
Ихлас күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Бу көн безгә тел төрлелеген саклау һәм үстерүнең мөһимлеген искәртә. Тел – аралашу чарасы гына түгел, халкыбызның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тарихының ачкычы да ул. Туган тел – милли үзенчәлегебезнең нигезе һәм фән үсешенең мөһим коралы булып тора.
Бүгенге көндә күпмилләтле республикабызда 170 тән артык милләт вәкилләре яши. Аларның мәдәни тәңгәллеген саклау һәм күптелле мохиттә гармониягә ирешү тынычлык һәм иҗтимагый татулыкның нигезе булып тора. Туган телдәге мирасыбызны барлап, әхлакый кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру уртак тырышлыгыбызга бәйле. Халык авыз иҗатына һәм мәшһүр классикларыбыз әсәрләренә нигезләнеп, безгә тел белемен һәм сөйләм культурасы дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә, китапка мәхәббәт тәрбияләргә һәм туган телләрне куллану даирәсен киңәйтергә кирәк.
Хәзерге вакытта республика мәктәпләрендә 8, якшәмбе мәктәпләре кысаларында 25 туган тел өйрәнелә. Укучылар һәм мөгаллимнәр өчен туган телләрне саклау буенча күп чаралар оештырыла. Алга таба да бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Халыкларның бөек казанышы булган туган телләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен без бар көчне куеп эшләргә тиешбез.
Туган тел һәрвакыт горур яңгырасын, ә туган тел аша ала торган белемнәр яңа җиңүләргә илһамландырсын. Иҗади уңышлар, кызыклы ачышлар һәм тел мирасына хөрмәт телим!
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар