Логотип Магариф уку
Цитата:

Илһам Шакировка багышланган трибьют концерт узачак

5 сентябрь көнне Горький исемендәге ял паркында Илһам Шакировның иҗатына багышланган концерт узачак. 40 тан артык музыкант җырчының культ җырларын заманча интерпретациядә башкарачак.

Композитор Юрий Федоров җитәкчелегендәге музыкантлар, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары Илһам Шакировның культ җырларын тәкъдим итәчәк.

Артистның 14 музыкаль композициясе яңгыраячак, алар арасында төп хитлары: «Ай былбылым», «Ак калфак» һәм «Идел буе каеннары».

Концерт ТАССРның атказанган һәм халык артисты, татар эстрадасы легендасы Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланган.

Чарага керү бушлай

Фото: Татар дәүләт филармониясе

Иң кызыклы хәбәрләр безнең телеграм-каналда

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ