Икенче «Күзлек» балалар театр лабораториясе Әтнә районында уза
10–24 август көннәрендә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе беренче тапкыр лагерь форматында Татарстанның Әтнә районында уза. «Күзлек» лабораториясе күренекле драматургның тууына 90 ел тулуга багышлана.
Лаборатория географиясе киң: биредә 7–17 яшьтәге «Апуш» татар балалар театр студиясе һәм Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Саба, Балтач, Әтнә, Апас, Арча районнарының театр студияләрендә шөгыльләнүче 117 бала катнаша. 2 атна дәвамында катнашучылар «Чулпан» балалар лагеренда яшәячәк. Лаборатория кысаларында алар төрле остаханәләрдә, чакырылган кунаклар белән иҗади кичәләрдә катнашачак. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар да әзерләнәчәк. Лаборатория нәтиҗәсе буларак 25 август (драматургның туган көнендә) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының Көнчыгыш залында «Күзлек» фестивале узачак.
Белешмә: «Күзлек» лабораториясе Казан Мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.
Фото: Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
Комментарийлар