Июньдә берьюлы ике кыска эш атнасы көтелә
Июньдә татарстанлыларны берьюлы ике кыска эш атнасы көтә.
Июньнең беренче эш атнасында татарстанлылар дүрт көн эшләячәк. Бу республикада җомга көнне, 6 июньдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән бәйле. Ә 5 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Ә июньнең икенче эш атнасы тагын да кыскарак булачак, ягъни 3 көннән генә торачак. 12 июньдә татарстанлылар Россия көне уңаеннан ял итәчәк, ә 13 июньдә – 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле. 11 июньдә эш көне шулай ук бер сәгатькә кыскартылачак.
Фото: freepik.com
Комментарийлар