Июль аенда Казан паркларында психологлар белән очрашулар көтелә
Казанның ике иҗтимагый мәйданында институт һәм клиника белән берлектә оештырылган психологлар белән очрашулар көтелә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.
10 июль көнне «Ак чәчәкләр» бульвары амфитеатрында психолог Евгения Нурмөхәммәтова «Карпман өчпочмагы», бер-береңә бәйле мөнәсәбәтләрнең психологик моделе турында сөйлиячәк. Башлана 18:30 сәгатьтә.
Якшәмбе, 13 июль көнне, табиб-психотерапевт Айгөл Хәлиуллина һәм клиник психолог Олег Тузалин «нәтиҗәлелек һәм хезмәт сөючәнлек» нәтиҗәләре хакында сөйләячәкләр. Очрашу 17:00 сәгатьтә «Черек күл» паркында үтәчәк.
Чираттагы дәрес «Яшүсмер һәм сепарация. Үзеңә һәм балага ничек ярдәм итәргә?» темасына багышланачак. Психолог Айгөл Листова белән очрашу 17 июльдә 18:30 сәгатьтә «Ак чәчәкләр» бульварында узачак. Биредә үк 24 июльдә 18:30 да шәһәр халкы психолог Екатерина Бируленцева белән шәхси чикләр төзү турында сөйләшә алачак.
27 июль көнне «Черек күл» паркында психологлар белән очрашулар сериясе тәмамланачак. Табиб-психотерапевт, медицина фәннәре кандидаты Ренат Миназов психологик ярдәмгә кайчан мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында сөйләячәк. Башлана – 17:00 сәгатьтә.
Фото: Марат Мугинов
Комментарийлар