Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яз гүзәле» проекты старт ала

Конкурс финалы 2025 елның 9 апрелендә узачак.

Казан дәүләт энергетика университеты Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен һәм татар телен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге ярдәме белән «Яз гүзәле – 2025» дип аталган XVI мәдәни-агарту проектын уздыра. Үзенчәлекле яшьләр чарасы буларак танылган конкурс яшь буынга эстетик һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән, ә аның төп бурычы – яшьләр арасында татар милли мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру.

«Яз гүзәле» финалында Идел буе федераль округының татар гореф-гадәтләре белән кызыксынучы  югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 30 кыз катнашачак.

2025 елның 2 апреленнән 8 апреленә кадәр конкурсантлар үз сәләтләрен күрсәтәчәк.

Конкурс финалы 2025 елның 9 апрелендә 18:00 сәгатьтә «Пирамида» күңел ачу комплексында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ