Логотип Магариф уку
Цитата:

Ят балалар

Илдус Лотфуллин, табиб-педиатр, медицина фәннәре кандидаты, доцент

Балаларны җәберләү, кимсетү, аларга карата көч куллану – бик авыр тема. Терминологик буталчык булмасын өчен, иң башта шуны аңлатып узарга кирәк: бала җәберләү дигәндә, сүз баланың җинаятьче кулына эләгеп җәфа чигүе турында түгел, ә якын кешеләреннән, опекуннарыннан золым-җәбер күрүе турында бара.

Ышанасы килмәсә дә, дөньяга таралган куркыныч проблема бу. Ни кызганыч, статистика буенча, күбрәк үз-үзен яклый алмаган балаларга карата кул күтәрү ешрак күренә. Күп очракта сабыйларны һәм кыз балаларны җәберлиләр.

Дүрт төрле золым 

Табиблар якын кешеләрнең балага карата золымның дүрт төрле вариантын ачыклаган:

 

Кул тидерү (физик җәберләү) – иң киң таралганы.

Көчләү – җенси яктан (сексуаль) җәберләү.

Кимсетү һәм әрепләү – эмоциональ яктан җәберләү.

Битарафлык (гафиллек) – баланың үсеше өчен кирәкле иң төп гозерләренә салкын карау, үтәмәү, аларны инкяр итү.

 

Бу коточкыч хәлләр нидән килеп чыга? Бала җәберләү үзләре кечкенә чагында кимсетелгән, золым күргән, күңел җылысы күрмичә үскән әти-әниләр арасында ешрак була. Гаиләдә акча җитмәү, түбән социаль статус та баланы кимсетүгә китерә. Гаиләнең изоляциясе дә (әби-бабайлар, туганнар, дуслар булмау, гаиләдән әтинең яки әнинең китеп баруы)  бала җәберләүгә юл ача. Әти-әнинең холкыннан, темпераментыннан да тора болар, әлбәттә.

Ә кайчакта әти-әниләр балага эмоциональ яктан бәйләнмәгән була, бала ят күренә. Авыру, инвалид, озак вакыт әти-әнисеннән читтә яшәгәннәргә, үги балаларга кагыла бу. Мондый инсаннар да ешрак төрле күңелсезлекләр кичерә.

Үзләре кечкенә чагында кимсетелгән, золым күргән, күңел җылысы күрмичә үскән әти-әниләр  балаларын ешрак җәберли.

Җәбер корбаннарын ничек танырга? 

Нарасыйның якыннары тарафыннан җәберләнүен ничек аңларга?

Бала җәберләү галәмәтләрен белергә кирәк.

 

Физик җәберләү:

  1. Кул эзләре, бармак очларыннан чәбәкләү яки эләктереп алу һәм селкетү аркасында барлыкка килгән эзләр; алар озынча формада була.
  2. Каеш сугудан барлыкка килгән озын һәм тар эзләр.
  3. Озынайткыч кабель тарафыннан кыйналу аркасында килеп чыккан дугасыман җәрәхәт эзләре.
  4. Тәмәкедән күпсанлы кечкенә түгәрәк пешкән урыннар.
  5. Кайнар сыеклыкка күрәләтә (белә торып) тыгу аркасында кулда, аякта яисә арт якта тиңдәшле (симметрияле) пешү эзләре.
  6. Тешләнгән эзләр.
  7. Авызны кысу аркасында тиренең калынаюы яки авыз почмакларындагы җәрәхәтләр.
  8. Чәч йолкынганнан калган таплы алопеция.

Даими кыйналуга һәм кимсетүгә дучар ителгән өлкәнрәк балалар кешедән курка башлый, кинәт кәефләре бозыла, начар йоклый, депрессиягә еш бирелә.

Еллар үткәч кенә әйтәләр

Җенси яктан җәберләүгә дучар булган балалар еш кына моның турында күп еллар үткәч кенә белдерә, бу фактны кире кага. Баланы табиб тикшергәндә ачыклана ул. Шулай ук баланың кинәт кенә үз-үзен тотышы үзгәрү, үзен яшенә туры килмәгән рәвештә тотуы да  җенси җәберләү турында сөйләргә мөмкин. Балада агрессия, фобияләр башлану сәбәбе дә шул.

Кимсетелгәннәр

Балага һәрвакыт кычкыру, аны бертуктаусыз куркытып үстерү, эшләтү һәм аны күрмәмешкә салыну кимсетү дип санала.   Эмоциональ җәберләнгән балаларны еш кына авыру, артта калып баручы дип уйлыйлар. Аның нормаль, яшенә туры килеп үсүче бала икәнлеге бары тик уңайлы шартларга урнаштырылгач кына беленә.

Мондый баланы тирә-юнь кызыксындырмый, сөйләшү, социаль контактлар авырлаша. Бала хәвефле булып күренә, кешегә ышанмый, ә олы кешеләргә ялагайлана, яраклашырга тырыша – үз-үзен табигый тотмый.

 

Битарафлык

Битарафлык күп очракта ата-ананың актив теләгеннән башка килеп чыга. Баланың җылы, чиста киеме булмавы, ач йөрүе, торыр урыны юклыгы игътибарсыз, битараф булуны күрсәтә. Укырга йөрмәүче, дуслары булмаган балаларны да игътибарсызлык корбаннары дияргә мөмкин. Битарафлыкны билгеләгәндә сак булырга кирәк – мөмкинлекләре чикле, ләкин гадәти, балаларын яратучы әти-әниләрне ялгышып бу күренештә гаепләргә ярамый.

 

Бала кимсетү очракларына тап булгач, бу куркыныч күренешнең дәвам итүенә юл куймау, моның турында кирәкле урыннарга хәбәр итү – һәр намуслы кешенең бурычы.

 

«ГМ»-инфо

Кирәкле телефоннар:

 

Полиция: 112.

«Балага куркыныч яный» Бөтенроссия телефон линиясе: 8-800-200-19-10.

«Балага куркыныч яный» Татарстан телефон линиясе: (843) 238-33-59, 123.

Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Гомумроссия ышаныч телефоны: 8-800-2000-122.

«Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекцияләү республика үзәге: (843) 563-35-16 (академик Королёв ур., 4 б.).

«Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге: (843) 512-43-80 (Коләхмәтов ур., 21).

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил: (843) 236-61-64.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ