Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак

Бу атнада Казанның яшүсмерләр һәм яшьләр үзәкләрендә бушлай чаралар сериясе узачак.

12 март көнне «Сандугач» клубында «Гарри Поттер» китаплары буенча интеллектуаль уен узачак. Квизга кушылырга теләүчеләрне 17:30 да Гагарин урамы, 776 адресы буенча көтәчәкләр.

13 март көнне «Кояш Нуры» клубында катнашучылар киемнәр өчен татар орнаменты ясый алачак. Дәрес 17:00 дә башлана. Адрес: Зәкиев ур., 25а.

14 март та чараларга бай булачак. 10:00 дә «Пазллар" клубында (Җиңү пр., 62, корп.2) иртәнге йога дәресе үткәреләчәк.

15:00 сәгатьтә «Старт» клубында (Побежимов ур., 53) сәнгать дәресе узачак.

Шулай ук «Үзебезнекеләр» клубында тукымадан һәм кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс та үтәчәк. Адрес: Степан Халтурин ур., 11/10.

17:00 дә исә  «Лада» клубында (Гаврилов ур., 22) узачак акрил белән рәсем ясауга кушылып булачак. Теркәлү +7(927)439-61-53 телефоны буенча. 

«Авангард» клубында (Ломжа ур., 15) 19:00 дә пилатес старт ала. Катнашу өчен +7(987)209-12-74 телефоны буенча язылырга кирәк.

15 март көнне «Канатлы» клубында арт-кичә булачак. Башлана – сәгать 17:00 дә. Ә 17:30 да «Дуслык» клубында (Мусин ур., 70) өстәл уеннарына кушылып булачак.

Фото: Марат Мугинов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ