Яшел Үзәндә «Гаилә» милли проекты буенча 260 урынлык балалар бакчасы барлыкка киләчәк
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында балалар бакчасы төзеячәкләр. Тиешле дәүләт контракты генподряд оешмасы белән төзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Проект планы буенча гомуми мәйданы 3 мең квадрат метр булган 260 урынга исәпләнгән ике катлы балалар бакчасы төзеләчәк. Бинада физкультура һәм музыка заллары, төркем бүлмәләре, медицина кабинеты, процедура бүлмәсе, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе урнашачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Гаилә» милли проектына керә торган «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында төзелә.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Комментарийлар