Яр Чаллыдан Мария Ерофеева – «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы финалисты
Санкт-Петербург шәһәрендә 2025 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы бара. Конкурс 36 нчы тапкыр үткәрелә. Йомгаклау этабында конкурсның төбәк этабында 89 җиңүче катнаша.
Татарстан Республикасыннан Ерофеева Мария Александровна чыгыш ясый. Ул Яр Чаллы шәhәренең «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Конкурс катнашучылары киң мәдәни һәм экскурсия программасы, шәһәр педагоглары белән очрашулар көтә.
Беренче турда катнашучылар «Дәрес» һәм «Педагогик интервью» сынауларын узачак. Тур нәтиҗәләре буенча 27 сентябрьдә тантаналы чарада 20 лауреатның исеме игълан ителәчәк. Алар Мәскәү өлкәсенә икенче турда катнашу өчен барачак. Анда исә алты призер һәм бер җиңүче билгеләнәчәк. Җиңүче исеме 3 октябрьдә Кремльдә укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты вакытында билгеле булачак.
Фото: «Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең официаль төркеме
Комментарийлар