Яңа ел каникулларында Казанга 200 меңнән артык турист килгән
Узган елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр Татарстан башкаласына 200 меңнән артык турист килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Аның сүзләренчә, туристларның яшәү, туклану һәм төрле чараларда һәм мәйданчыкларда йөрү чыгымнары 1,5 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Фото: "Татар-информ"





Комментарийлар