«Глаголъ»профильле филология сменасы тәмамланды
«Глаголъ» профильле филология сменасы тәмамланды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 6-10 сыйныфларда укучы 250 сәләтле бала җыелды.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган республика Китап укучылар конкурсының финал этабы катнашучылар өчен иң мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйгага әверелде. Укучылар жюри әгъзалары алдында классик язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре белән чыгыш ясадылар, шулай ук үзләре иҗат иткән әсәрләрне тәкъдим иттеләр.
Конкурс экспертлары составында А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры урынбасары Михаил Любимов, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе, ТРның атказанган укытучысы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары Ирина Александровская катнашты.
Жюри әгъзалары конкурста тугыз җиңүчене билгеләделәр:
1 урын:
– Нәргизә Сабирҗанова, Балтач гимназиясе укучысы;
– Ралия Әхмәтбаева, Сарман районы Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер мәктәбе укучысы;
– Анастасия Войлиненко, Мамадыш шәһәренең 4нче мәктәбе укучысы;
2 урын:
– Алия Сәетшина, Азнакай гимназиясе укучысы;
– Анна Медведкова, Арчаның 6 нчы мәктәбе укучысы;
– Полина Ногманова, Нурлат гимназиясе укучысы.
3 урын:
– Ярослав Киреев, Казанның Идел буе районындагы 19 нчы гимназия укучысы;
– Ксения Голикова, Казанның Совет районындагы 125 нче гимназия укучысы;
– Ирина Нишева, Казанның Совет районындагы 125 нче гимназия укучысы.
Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте
Комментарийлар