«Геройлар чоры»
«Геройлар чоры» федераль проектында – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен махсус үсеш программасында катнашучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды.
Проект Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе»нең Дәүләт идарәсе югары мәктәбе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында, шулай ук дәүләт компанияләрендә эшләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан югары квалификацияле, компетентлы җитәкчеләр әзерләү. Программада катнашучылар белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов һәм Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов очрашты.
«Геройлар чоры» программасында катнашучылар Татарстанга «Төбәк һәм муниципаль идарә» модуле кысаларында стажировка үтү өчен килделәр. Укулар 29 июньдә башланды һәм 3 июльгә кадәр дәвам итә. Республикага визит барышында Татарстан дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре белән тармак трекларын уздыру планлаштырыла.
Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше, шулай ук парламентның закон чыгару эшчәнлеге турында кунакларга Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина сөйләде. «Татарстанда хакимиятнең барлык тармаклары, закон чыгару, башкарма яки муниципаль булсынмы, бергә эшлиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр. Болар барысы да татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен эшләнә. Моннан тыш, республикада хезмәт сөючән кешеләр яшәвен дә билгеләп үтәргә кирәк», – дип басым ясады Дәүләт Советы Секретаре.
Алексей Созинов һәм Рәгать Хөсәеновны тәкъдим итеп, Лилия Маврина профильле комитетлар рәисләренең әлеге очрашуда очраклы гына катнашмавын билгеләп үтте. «Бу профильле комитетлар җаваплы юнәлешләр – социаль һәм икътисади сәясәт – безнең тормышыбызның нигезе генә дә түгел. Соңгы елларда Татарстанда закон чыгару планында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү, шулай ук ветераннарны социаль адаптацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Без махсус хәрби операция зонасыннан кайтучы егетләрнең эшкә урнашуларын, бизнес аша җәмгыятькә интеграцияләнүен бик теләр идек. Шуңа күрә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм аңа ярдәм итү безнең өчен бик мөһим», – дип белдерде очрашуда катнашучыларга Лилия Маврина.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Алексей Созинов «Геройлар чоры» федераль проектының әһәмиятен билгеләп үтте. «Без сезгә киләчәк итеп түгел, бәлки бүгенге көн итеп, тирән хөрмәт белән карыйбыз. Сез хәзер башкару өчен куллана алырлык идарә итү мәгълүматын үзләштерәсез дип өметләнәбез», – дип ассызыклады Социаль сәясәт комитеты рәисе.
Алексей Созинов шулай ук очрашуда катнашучыларга соңгы сигез айда комитетның махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән алты закон кабул итүе турында сөйләде. «Иң мөһиме – махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтучылар квалификацияле һәм тулы медицина ярдәме һәм реабилитация алсын. Ветераннарны эшкә урнаштыру да мөһим, шуңа күрә безнең тарафтан кабул ителгән өч закон хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау белән бәйле», – дип белдерде Алексей Созинов.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Татарстанда «Геройлар чоры» федераль программасының республика аналогы – «Батырлар. Татарстан Геройлары» проекты булдырылуы хакында сөйләде.
«Проектта үзләрен төрле яктан күрсәткән лаеклы лидерлар катнаша, – дип басым ясады Рәгать Хөсәенов. – Егетләрне төрле муниципалитетлардан билгелиләр. Мин Баулы районы өчен җаваплы. Ул республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан. «Батырлар. Татарстан Геройлары» проектында катнашкан бер яшь егет җирлек башлыгы булды».
Рәгать Хөсәенов шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның эшмәкәр булырга теләгән гаилә әгъзаларына республикадан күрсәтелә торган финанс чаралары турында җентекләп сөйләде. «Бүген Татарстанда үз эшен ачарга теләүчеләр өчен укулар оештырылды. Инде 300 гә якын махсус хәрби операциядә катнашучы бу укуларны узды һәм үз бизнесларын ачты. Без, Икътисад министрлыгы һәм башка ведомстволар белгечләре белән берлектә, бу юнәлешне алып барырга ярдәм итәбез», – дип сөйләде Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Бүген «Геройлар чоры» федераль проектында катнашучылар өчен Дәүләт Советы буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар парламент үзәгендә, делегацияләрне кабул итү һәм утырышлар залларында, шулай ук парламентаризм музеенда булдылар.





Комментарийлар