Удмуртларның «Гырон Быдтон»ы Мамадышта
Мамадыш районының Пойкино авылында республикакүләм «Гырон Быдтон» удмурт бәйрәме узды.
– Моның өчен биредә барлык шартлар бар. Бик матур урын, күле, инешләре булгагн аланлыгы, берничә гасырлы агачлары бар.Традицион халык бәйрәмнәрен үткәргәндә табигать һәм әйләнә-тирә мохит факторы бик мөһим, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Тамаша удмуртларның фольклорына нигезләнгән театральләштерелгән тамашалар белән үрелеп барды. Зәңгәр күлмәк кигән, су рухын гәүдәләндергән кыз, фин-угор халыкларының бу якларга күчеп килүен гәүдәләндергән күренешләр. Аларның җирле төрек халыклары белән аралашуы.
Район башлыгы Вадим Никитин: «Мамадыш – күпмилләтле төбәк. Төрле халык вәкилләре бер-берсеннән милли традицияләрен өйрәнәләр, бәйрәмнәрне бергә үткәрәләр. Һәм бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк», – дип ышандырды.
«Гырон быдтон» бәйрәме судан башлана, суны данлау, яңгыр сорау белән бәйле. Әмма, шунысы кызык, быел яңгырлар күп булды, – ди «Удмурт кенеш» Бөтенудмурт ассоциациясе президенты Андрей Ураськин.
Алдагы елда бу бәйрәм Агерҗе районында булачак. Монысын 30 нчы тапкыр юбилей чарасы итеп уздыру күздә тотыла. Бәйрәм символы булган агач үрдәк шул төбәккә китте.





Комментарийлар