Логотип Магариф уку
Цитата:

Бала хокуклары буенча кайнар линия

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең махсус кайнар линиясе эшли

«Вәкаләтле вәкил белән җәй» социаль проекты кысаларында старт алган әлеге чара төбәктә балалар ялы сыйфатын контрольдә тоту һәм куркынычсызлык чараларын көчәйтүгә юнәлдерелгән.

Кайнар линия эшли башлау белән июньнең беренче атнасында 54 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның 14е – язмача, кырык кеше гозерләрен шалтыратып һәм МАКС кушымтасы аша юллаган.

«Беренче ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ата-аналар һәм балалар элемтә каналларыннан актив файдалана. Без оператив ярдәмгә реаль ихтыяҗны күрәбез һәм нәтиҗәгә эшләргә әзер», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова.

1-7 июль көннәрендә балаларны яклау һәм балалар ялы мәсьәләләре буенча кайнар линиянең икенче дулкыны эшли.

 Бу өлкәгә кагылышлы сорауларны  8(843) 236-61-64 номеры аша шалтыратып, шулай ук МАКС мессенджеры аша юлларга мөмкин: 8-987-405-96-13.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ