Логотип Магариф уку
Цитата:

«Физмат алгарыш» проекты кысаларында укытучылар акчалата түләүләр алачак

Физика, математика һәм информатика укытучыларына акчалата түләүләр кертергә планлаштыралар. Проект «Физмат алгарыш» программасы кысаларында әзерләнгән. Хәзер ул коррупциягә каршы экспертиза уза.

Конкурста Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрендә хезмәт куючы физика, математика һәм информатика укытучылары катнаша алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Катнашучыларның өч категориясе бар: беренче яки югары квалификация категориясе һәм биш елдан артык стажы булган педагоглар, биш елга кадәр стажы булган яшь укытучылар, шулай ук 5–7 нче сыйныф укучылары өчен бу фәннәр буенча өстәмә курслар алып баручы укытучылар.

Өч номинация каралган. «Физика-математика профиле укытучысы» категориясендә 130 кеше 344 828 әр сум акча ала алачак. «Физика-математика юнәлешендәге яшь укытучы» номинациясендә –  100 гә кадәр мөгаллимгә 275 862 шәр сум түләнәчәк. Тагын 200 гә кадәр педагог профильле түгәрәкләр җитәкчеләре буларак 103 448 әр сум алачак.

Фото: Альберт Сабир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ